Все новости
ТВОРЧЕСТВО
6 Октября 2021, 15:35

Көз

Күпләр көзне яратмыйлар. Ә мин көзне шундый яратам! Туган ягым рәссамы ул - Эшләренә карап таң калам.

Көз
Көз

Күпләр көзне яратмыйлар.

Ә мин көзне шундый яратам!

Туган ягым рәссамы ул-

Эшләренә карап таң калам.

Алтын төстә каеннарым,

Чаганнарым- ялкын, ут кына.

Ә баланнар тулып пешкән,

Авызыңа алсаң- сут кына.

Төсле бизәк яулык болгап

 Озатып калды кошлар киткәндә.

Моңсу көен суза урманнар

Алтыннарын җиргә сипкәндә.

  Ә бүген син ник моңайдың?

Ачы яшең нигә түгәсең?

Бар тарафта дан һәм шөһрәт-

Уңышларга җирне күмәсең.

Көзсылуым! Түкмә яшең,

Бәйрәмгә дип дуслар җыелган.

Синең хезмәт җимешеңнән

Күргәзмәләр тезеп куелган.

Матурлыгың, тырышлыгың

Муллык булып килә өстәлгә.

Шатлык яше генә яусын-

Сөенәбез синең эшләргә.

Автор:
Читайте нас: