Все новости
Новости
22 Сентября 2021, 16:25

Рәхмәт, әти, сиңа барсы өчен!

Безнең әтиебез Габделсамат Мингаҗетдин улы Бәдертдинов 1946 елның 20 августында Трунтаиш авылында күп балалы гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә.

Рәхмәт, әти, сиңа барсы өчен!
Рәхмәт, әти, сиңа барсы өчен!

Сугыштан соңгы еллар бик авыр була. Шуңа карамастан, ул үсмер чактан үк эшсөяр, кешеләр белән аралашып, үткер егет булып үсә. Элек авылыбызның мәктәп бакчасы булган, ул анда 7нче сыйныфтан башлап бригадир булып эшли.

Армия сафларына алынып, 3 ел хезмәт итеп кайткач, клуб мөдире була. Бик матур җырлый, сүзгә оста була. Район күләмендәге бер концерт та аның катнашлыгыннан башка үтми. Әтиебезне районның һәрбер төбәгендә белгәннәр. Аны хөрмәт итеп «җырчы Самат» дип йөрткәннәр.1971 елның 31 гыйнварында әтиебез авылның иң уңган, чибәр кызы - Тәнзиләгә өйләнеп, матур тормыш корып җибәрәләр. Тату гаиләдә 3 бала тәрбияләп үстерәләр, 50 ел матур гомер кичерә алар. Быел кадерлеләребезне 8 Март көнне районның ЗАГС бүлегеннән килеп алтын туйлары белән котладылар, Президентыбызның бүләген дә тапшырдылар.

Әтиебез 31 ел «Тельман» колхозында бригадир булып эшләде, II һәм III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнде. Авыл халкы әтиебезне бик яратты, хөрмәт итте. «Үзебезнең Самат» дип йөртәләр иде аны. Хаклы ялга чыгып, әниебез, без - балалары,оныклары белән бәхетле гомер кичергәндә, көтмәгәндә гаиләбезгә олы кайгы килде. Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, яшәешнең азагы бар. Әтиебез, 20 августа, үзенең 75 яшьлек юбилей көнендә вафат булды. Аның гомерен каһәрле чир өзде. Әтиебезне соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы килде. Хаклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Вәлиәхмәт кызы Буранбаева әтиебез турында барлык авыл халкы исеменнән бик дөрес сүзләр әйтте:

- Авылыбызны гөрләтеп торган, үзәге булган, һәр эшнең оештыручысы, киңәшчесе булган Самат абыебызны югалттык... Клубта эшләгәндә, фермага җитәкчелек иткәндә, бригадир булганда да, ул һәрвакыт төпле акыл, мәгънәле киңәшләре белән эш итте. Хөрмәтле аксакал буларак, бөтен оештыру эшләрендә, өмәләрдә үзәктә кайнады. “Саматка киңәш итик әле” дип башлана иде эшләр... Яңа гына операция ясатып кайтуына карамастан, зиратта оештырылган өмәгә бөтен гаиләсен җыеп алып килеп, йөгереп йөрде. Әле яңарак кына мәчеттә өмәдә барыбызны дәртләндереп, көлдереп, тәмле сүзләре, акыллы киңәшләре белән үз тирәсенә җыйды бит. Үрнәкле әти, кайгыртучан ир, хәстәрлекле, шаян картатай... күпме кешене үз куллары белән юып, җыештырышып соңгы юлга озатты. Мәчетебезнең хөрмәтле аксакалы җомга намазланының берсен дә калдырмады! Самат абый, тыныч йокла, синең изгелекләреңне авылдашларың мәңге онытмый! Синең исемне дәвам итүче акыллы, тәүфыйклы балаларың, оныкларың бар. Аларга, Тәнзилә апага сабырлык, тазалык, түземлек бирсен Раббым.

Әйе, ул безнең өчен җанын бирергә әзер булган әти, дәү әти иде. Туганнарына җан атып торучы абый, каениш, кияү булды. Аның тормыш юлын бар яктан да үрнәк итеп куярлык .Тыныч йокла, дибез әтиебезгә. Синең җырларың, моңнарың, җылы сүзләрең мәңгелеккә безнең йөрәктә сакланыр.

Син киткәнгә кырык көн үтте, әти,

Бер минут та туктап тормый

Әрни дә әрни күңел.

Ике ай да үтәр, ел да үтәр,

Айлар, еллар үтеп китәрләр.

Минем күңелемнән мәңге китмәс

Син кичергән авыр киртәләр.

Нинди авыр хәлдә булганда да,

Узар дидең, сабыр булдың син.

Беркайчан да күңелең төшермәдең,

Өмет белән яши белдең син.

Хөрмәт итте сине күргән-белгән,

Кешелекле, сабыр, мәрхәмәтле.

Киң күңелле булдың гомергә,

Син кояшым идең тормышымда,

Яктыртучым тормыш күгемне.

Рәхмәт, әти, сиңа барсы өчен,

Онытырлык түгел үзеңне.

Үзәгемне өзеп китеп бардың, әти

Безгә бик тә кирәк чагында.

Китеп бардың безне ятим итеп,

Җәйге төннең кара таңында.

Тыныч ят син, әти, кабереңдә,

Догаларыбыз барып җитсеннәр.

Синең кылган изге гамәлләрең

Җәннәтләргә илтеп кертсеннәр.

Илүзә ГАТАУЛЛИНА.

Трунтаиш авылы.

Автор:
Читайте нас: