+24 °С
Дождь
Подписаться на Дзен
Атайсал
18 Августа 2022, 05:28

“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”

Матур табигатьле, хозур җирләрне үз иткән бүгенге трунтаишлыларның ата-бабалары. Күз күреме җитмәс иркен ялан-кырлар, эреле-ваклы тау тезмәләре, яшел урманнары, мең төрле үлән, чәчкә исенә тулган сулап туйгысыз саф һава, көмеш сулы чылтыр чишмәләре...

“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”

Ерак 1760 елда нигез салынган авыл кунакларны үзенең бөен матурлыгында каршы алды. Тантаналы чара алдыннан зур әзерлек эшләре алып барылганы күренеп тора: халык ихаталарын, урамнарны тәртипкә китергән, юллар ремонтлаган, зиратлар, истәлекле урыннар төзекләндерелгән. Авылга кергән җирдә «Мин Трунтаишны яратам» арт-объекты куелган, тау башларындагы «Миру - мир» һәм «465 ел бергә» язулары да яңартылып, әлла кайдан игътибарны җәлеп итеп тора.

Авылларда хәзер мондый олы бәйрәмнәр сирәк үткәрелсә дә, ерак араларны якынайтып, туган-тумачасын күрергә, нәсел-нәсәбен барларга кайткан якташлар бик күп иде. Халык әкренләп килә торды, таныш сукмакларны әйләнде, урамнарны күздән үткәрде, күпләр кызыксынып шәҗәрә агачларын, кул эшләре осталары күргәзмәсен карады. Шунда ук авылның үткәне һәм бүгенгесе, эшсөяр һәм талантлы, туган төяген ихлас яраткан һәм данлаган кешеләр турында бәян иткән стендлар да урнаштырылган иде. Кунакчыл тирмәләрдә табыннар корылды, сәүдә рәтләре эшләде, батут һәм карусель янында шау-гөр килеп балалар уйнады.

Бәйрәм башланганга кадәр кунаклар мәктәптәге туган якны өйрәнү музеенда булды, Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчкәләр салды, шулай ук Гөлчәр чишмәсенә барып, яшәү чыганагы булган шифалы суны тәмләп карады.

Имам-хатиб Римзат хәзрәтнең фатыйхасыннан соң, авыл Советы хакимияте башлыгы Азат Гәрәев чараның тантаналы өлешен ачып, Трунтаиш халкын бәйрәм белән котлады, һәммәсенә дә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.

- Бездә тату, бердәм халык яши, соңгы елларда авылда бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды, һәркем ихаталарны, җәмәгать урыннарын һәм социаль яктан әһәмиятле объектларны тәртипкә китерү буенча өмәләрдә актив катнашты. Республиканың һәм илебезнең төрле почмакларында яшәүче якташларыбыз да читтә калмады, - диде Азат Солтан улы, туган төяге өчен җан атып торганнарның барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп.

Бу көнне трунтаишлыларның очрашу шатлыгын уртаклашырга район башкортлары корылтае рәисе, мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов та килгән иде. “Трунтаиш - районның төзек һәм матур авылларының берсе генә түгел, аны элек-электән хаклы рәвештә кадрлар әзерләү төбәге дип тә атыйлар, чөнки бик күп данлыклы шәхесләр шушы җирдә, шушы мәктәптә тәрбияләнеп, төпле белем алып, төрле тармакларда намус белән хезмәт сала”, - диде ул үз чыгышында. Миргасыйм Факил улы авыл алдынгыларына район хакимиятенең почет грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Хезмәт ветераны, Тельман исемендәге колхозның элекке рәисе, хөрмәтле аксакал Фәнүр Тимергалиев та якташларына рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.

Быел 90 яшьлек юбилейларын каршылаучы Рәсүл Гарифуллин, Әнисә Хәкимова, Мәсһәр Миңлеголов һәм Пелагия Мостафина да бу көнне котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Көчле алкышлар астында алтын гаилә парлары Зифра һәм Вәсим Минегалиевлар, Мәүә һәм Мәүлетҗан Мөхәммәтҗановлар, Рима һәм Мөнир Шиһаповларны тәбрикләделәр, Газимә һәм Рәфис Минегалиевлар, Рәзилә һәм Рәис Газизуллиннар, Олия һәм Таһирҗан Гайнетдиновлар, Роза һәм Илнур Камалетдиновларны сапфир туйлары – иңне-иңгә куеп бергә яшәүләренә 45 ел тулу уңаеннан котладылар. Авылның иң олы кешесе - 96 яшьлек Сайра Мөхәммәт кызы Мөхетдинова белән Трунтаишның иң нәни сылуы Әминә Идрисованы да (1 яшь тә 9 ай) билгеләп үттеләр.

Җантөяге өчен янып-көеп йөргән, җәмәгать тормышында актив катнашкан Гөлүзә Фазрахманова, Таһир Гайнетдинов, Рәфис Мортазин, Лилия һәм Фәнис Джаппаровлар, Зифа Мортазина төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Иң тату, эшсөяр, талантлы Хисмәтуллиннар, Шәяхмәтовлар, Тимергалиевлар, Гәрәевлар, Ибраһимовлар, Зәйтуллаевлар, Хәкимовлар, Буранбаевлар һәм Шиһаповлар гаиләләре дә игътибардан читтә калмады.

Шушы күркәм чараны оештырып, бик матур итеп алып баручы Лариса Сафина белән Венер Галимов авылдашларына һәрьяклап ярдәм күрсәткән, халык рәхмәтен алган якташлары исеменә сәхнә түреннән бик күп мактау сүзләре әйтте. Алар - Илшат Фазрахманов, Фаил Мортазин, Артур Нургалиев, Гаяз Хәкимов, Шамил Шиһапов, Рәмил Латыйпов, Азат Мортазин, Рәфис Мортазин, Заһит Баһаутдинов, Марат Баһаманов, Радмир Шәйнуров, Гөлнур Камалова, Ринат Хәкимов, Светлана Рогожина һәм башкалар.

Чагу бизәлгән сәхнәдә бәйрәм кызганнан-кыза барды. Районыбызның соклангыч шагыйрәсе, бик күп популяр җырлар авторы Гөлфия Гыйззәтованың шигырьләре яңгырады, бер-бер артлы үзешчән сәнгать артистлары һәм урындагы талантлар җыр-моңнары, дәртле биюләре белән сөендерде. Наил Садыйков җитәкчелегендәге яшь курайчылар ансамбле, якташыбыз Эльвира Мохтарова һәм Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлеваның чыгышлары да тамашачылар күңелен әсир итте.

Туганлык хисләрен суытмый буыннар бәйләнешен саклаган, тәпи баскан җирендә гөрләтеп дөнья көткәннәрне, шушы төбәктә туып-үсеп, бүген чит тарафларда яшәгән якташларны бергә җыйган менә шундый чагу һәм бай эчтәлекле булды бәйрәм. Очрашу хатирәләре алдагы көннәрдә дә Трунтаиш халкын рухи яктан сафландырып, изге эшләргә дәртләндерер дигән теләктә калабыз.

 

Трунтаишымда - туган ягымда
Күңелгә рәхәт, горурлык хисе
Авыл урамын узган чагында.
Иң матур урын, әйбәт кешеләр
Трунтаишымда - туган ягымда.

Читтә яшәсәк, сирәк кайтсак та,
Тамырларыбыз береккән монда.
Җылырак кебек кояш нуры да,
Туган ягымда, Трунтаишымда.

Тибрәлә җәйнең җылы җиленә
Алтын башаклы иген басуда,
Бәхетле халык яши бит монда,
Дус-туган булып Трунтаишымда.

Сызылып ата hәркөн иртәләр,
Яшел мәчетең азанга дәшә.
Тынычлык булсын зәңгәр кугеңдә,
Туган авылым гел гөрләп яшә!

Тыуған ауылым шишмәһе
Устарыма алдым көмөш һыуҙы,
Сылтырап аҡҡан шишмә буйында.
Бәхет тәмен тоям эскән һайын,
Гөлсәр шишмәһенең һыуында.

Күңелемә бирә тыныслыҡтар,
Гөлсәр шишмәһенең тәмдәре.
Торонтайышым, һиндә генәлер ул,
Был донъянын бөтә йәмдәре.

Ауылымдын кешеләре матур,
Үҙе уңған, йөҙө яғымлы.
Йәшәйһегеҙ, гүзәллеккә биҙәп,
Иң ҡәҙерле, тыуған яғымды.

Йән йылыһын табам һиндә генә,
Саф шишмәле, алтын бишегем.
Бәхет бит ул ҡабат асып инеү,
Тыуып үҫкән ауылым ишеген.

Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.

 

 

“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
“Җан җылысын табам синдә генә, Саф чишмәле, алтын бишегем”
Автор:Резеда Хусаинова
Читайте нас