Все новости
ЗЕМЛЯКИ
18 Февраля 2022, 16:05

Булмышлары белән табиблар

Күп еллар дәвамында медицинага тугры калган үзенчәлекле гаиләләр Әлшәй районында да күп. Трунтаиш авылыннан Хуссамовлар гаиләсе – шундыйларның берсе.

Булмышлары белән табиблар
Булмышлары белән табиблар

Үз булмышын тапканнар дөньяда иң бәхетле кешеләр, диләр. Әгәр бу шулай икән, димәк, медицина хезмәткәрләре династияләре бәхетле генә түгел, алар язмышның төп фаворитлары рәтендә дә, чөнки нәкъ табиб һөнәре элек-электән ихтирамга һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе булган.

Күп еллар дәвамында медицинага тугры калган һәм аны яраткан үзенчәлекле гаиләләр Әлшәй районында да күп. Трунтаиш авылыннан Хуссамовлар гаиләсе – шундыйларның берсе. Алар Уфада республиканың 100 еллыгына багышланган хезмәт династияләрен хөрмәт­ләү тантанасында да катнашты. Чарада, “Хезмәт елъязмасы” республика конкурсына чакырылган барлык катнашучылар кебек үк, Әлшәйнең медицина хезмәткәрләре династиясен дә хаклы рәвештә “Башкортстан­ның казанышы һәм горурлыгы” дип атадылар. Ә аларның хезмәт батырлыклары тарихы шундый ук исемдәге җыентыкка кертелде.
Хуссамовларның медиклар династиясенә нигез салучы булып Сәйфи Сәббах улы тора, нәкъ аңардан гаилә тарихы башлана да инде. Бу шәхес турында истәлек, фидакарь хезмәте аның эшен лаеклы дәвам итүче варисларын рухландыра, “медицина хезмәт­кәре” исемен горур йөртергә теләгән кешенең нинди булырга тиешлеге турында сөйли.
Династиягә нигез салучы Сәйфи Сәббах улы 1911 елда Трунтаиш авылында туган. Малай чагында ук әти-әнисез кала, аны абыйсы тәрбияли. 1937 елда медицина техникумын тәмамла­ган­нан соң, Гиппократ анты биргән егет гомере буе һөнәренә тугры кала.
Хезмәт эшчәнлеген Трунтаиш фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып башлый. Аннары Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш вакытында авыр тормыш мәктәбе аны каһарман­лыкка, шәфкать­ле­леккә һәм үз-үзеңне корбан итәргә өйрәтә, ул бу кыйммәт­ләргә гомере буе тугры кала.
Сугыштан соң туган ягына кайта һәм янә авылдашлары сәламәтлеге сагына баса. Трунтаишта һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр үз фельдшерларын бүген дә җылы сүзләр белән искә ала, чын табиб иде, диләр. Чөнки Сәйфи Сәббах улының абруйлы фикеренә, тәҗрибә­сенә, укымышлылыгына һәм һөнәри осталыгына табиблар да соклана, районның сәла­мәтлек саклау системасы җитәкчелеге ару-талу белмәс фельдшерның хезмәтен югары бәһали, ә ул җитәкчелек иткән медпункт системада иң ях­шыларның берсе була.
– Әле булса хәтеремдә, безнең зур булмаган өебездә, ә без анда алты бала үстек, һәрвакыт балалары белән әниләр туктала иде, – дип әтисе турында хатирәләре белән уртаклашты Рима Баянова. – Элек бит антибиотикларны һәр ике сәгать саен, иртә таңнан төнгә кадәр кадарга кирәк иде. Әти укол ясады, әни мич якты. Ә ашыгыч чакыру булса, тиз генә чыгып китү өчен дарулар салынган фанера чемодан һәрвакыт карават астында тора иде. Әтиемнең тракторга утырып, ул вакытта юллар да, башка транспорт та юк иде, иртән иртүк Раевкага барып, медикаментлар тутырылган ике капчык белән кайткан чакларын хәтерлим. Ул һәрвакыт безгә күчтәнәч – кара икмәк алып кайта иде. Кыш көне ул туңган булса да, иң тәмле һәм көтеп алынган ризык иде... Ә теге бәләкәй чемодан бүген дә өебездә кадерләп саклана.
Үз эшеңә тугрылык, изгелек һәм пациентларга карата җаваплылык кебек сыйфатлары аның биш улы арасында үскән бердәнбер кызы Римага да күчкән. Кыз кече яшьтән үзенең мотлак шәфкать туташы булачагын белгән. Медицина училищесын тәмамлап, Рима туган авылы Трунтаишка кайта, аңа бер­ничә ел әтисе белән бергә эшләү бәхете тия. Шәфкать туташында булырга тиешле сыйфатларның барысы да Рима Сәйфи кызына хас, ди авылдашлары аның турында.
Киләсе, өченче буында, табиблык эшен Сәйфи Сәб­бах улының оныклары Наилә һәм Лена дәвам итә. Наилә Рим кызы – реаниматолог-анестезиолог, Башкорт­стан­ның сәла­мәтлек саклау алдынгысы, медицина фән­нәре кандидаты, Башкорт дәүләт медицина универси­тетының педиатрия кафедрасы доценты. Рима ханымның кызы Лена Хәйдәр кызы – Республика балалар клиник дәваха­нәсе хезмәткәре, реанимация бүлеге шәфкать туташы, Башкортстан­ның сә­ламәтлек саклау алдынгысы, “Иң яхшы шәфкать туташы” конкурсы җиңүчесе.
Өлкәннәрнең тәҗрибәсе дүртенче буын вәкилләренең дә медицина династиясен дәвам итүенә йогынты ясый. Хуссамовлар нәселеннән талантлы егет Тимур Фазылов, Башкорт дәүләт медицина университе­тының дәвалау факультетын уңышлы тәмамлап, Ерак Көнчы­гышта һөнәре буенча хезмәт сала. Олеся Мортазина быел Башкорт дәүләт медицина уни­верситетының алтынчы курсында белем ала. Кыз сайлаган һөнәре турында: “Уку җиңелдән түгел, әмма андагы мохит, барлык нәрсә миңа бик ошый”, – ди.
Геннар үзенекен итә инде, диярсез. Мөгаен, шулайдыр...
Гомерләрен изге һөнәргә багышлаган Хуссамовлар динас­тиясенә тынгысыз һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, сәламәт­лек, гаилә бәхете телисе килә.

Наилә ХАФИЗОВА,
Фәнүзә СУФИЯНОВА.

https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-02-18/bulmyshlary-bel-n-tabiblar-2698306 

 

Булмышлары белән табиблар
Булмышлары белән табиблар
Булмышлары белән табиблар
Автор:
Читайте нас: